,
эзләү 0.001 секунд барды Эзләү нәтиҗәләре
- Шул вакыттан башлап, хатынын сәбәпсезгә тиргәү, аны кыйнаулар Рәшитнең гадәтенә кереп китә. АЙНУР ГАЛИМОВ . Хатыным, гафу ит!
- Рәшит абый өйләреннән куып чыгаргач, Фәридә апаның, төн уртасында балаларын җитәкләп, әнисе янына авылга кайтып киткән чаклары да була. АЙНУР ГАЛИМОВ . Хатыным, гафу ит!
- Фәридә апа: «Башкача аның янына кайтмыйм, башкача кайтмыйм», – дип, антлар эчә-эчә, туган йортына кайтып төшә дә атналар буе шунда яши. АЙНУР ГАЛИМОВ . Хатыным, гафу ит!
- Рәшит абый гафу үтенү урынына хатыны югында кочагына башка хатыннарны кертә, типтереп «гулять итә». АЙНУР ГАЛИМОВ . Хатыным, гафу ит!
- Тик күңел ачулардан туйгач, Рәшит абый Фәридә апаны үз янына дәшә. АЙНУР ГАЛИМОВ . Хатыным, гафу ит!
- Бу Ходайның Рәшит абыйга лаеклы җәзасын җибәрүе булгандырмы, Фәридә апага берникадәр җиңеллек бирүе булгандырмы – гаилә башлыгы исерек килеш машинасы руле артына утырып, башка хатыннар янына чыгып киткән мәлдә, зур һәлакәткә юлыгып, гомерлек инвалидка әйләнә дә куя. АЙНУР ГАЛИМОВ . Хатыным, гафу ит!
- Бер мизгелдә тап-таза ир-аттан булдыксыз, ярдәмгә мохтаҗ, мескен адәм затына әверелә Рәшит абый. АЙНУР ГАЛИМОВ . Хатыным, гафу ит!
- Фәридә апага: «Тираннан котылдым», – дип шатланырга да бит, тик юк, ул аны ташламый, йортның түренә кертеп яткырып, кадерләп тәрбияләргә тотына. АЙНУР ГАЛИМОВ . Хатыным, гафу ит!
- Ул Рәшит абыйны кашыктан ашата, әкренләп яңабаштан хәрефләрне укырга, сөйләшергә өйрәтә, яңагында кыйнаулардан эзләр калдырган кулларын, чит хатыннар янына йөрткән аякларын хәрәкәткә китерә. АЙНУР ГАЛИМОВ . Хатыным, гафу ит!
- әлбәттә, бу ай эчендә генә дә, бер ел эчендә генә дә булмый, «яшелчә» дән янә кеше кыяфәтенә керү, аякка басу өчен күп еллар кирәк була. АЙНУР ГАЛИМОВ . Хатыным, гафу ит!